9 октябрь көнне Теләкәй авылында өчләтә шатлыклы вакыйга булды. Өлкәннәр көне, Республика бәйрәме һәм “Бәләкәй улак” чишмәсен ачу тантанасы. Чарада район Советы секретаре Игорь Никифоров, Исанбай авыл хакимияте башлыгы Фәгыйтҗан Зарипов,” Илеш МТС” һәм “Уют” җәмгыятләре җитәкчеләре Рәвис Зарипов, Наил Гайнуллин , авыл халкы һәм кунаклар катнашты.