БАЛЫКЧЫЛАР бәйрәме

Исанбай авылы янындагы Минеште буасында «Балыкчылар бәйрәме»-бэкедән балык тоту ярышын уткәру матур традициягә әверелде. Агымдагы елда да ул оешканлык белән Ватанны саклаучылар конендәэ утте. Бу бәйрәмдә балыкчылар гына түгел , ә килгән кунаклар да бик күп иде. Бәйрәмне тантаналы рәвештә авыл хакимияте башлыгы Зарипов Ф.Г. ачып җибәрде, район вәкиле Хисаметдинов Р.Д. ир-егетләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, балыкчыларга уңышлар теләде. Нуриев Ш.М. бәйрәмне үткәрү тәртибе белән таныштырды һәм балыкчыларга үзләренә урын сайларга кушты. Быелгы бәйрәмдә иң яшь балыкчы – Локманов Данияр ( Илеш авылыннан), ә иң өлкән балыкчы-Зиятдинов Мәсхүт (Рсай авылыннан). Балыкчылар арасында хатын-кызлар да булуы бик күңелле хәл. Быел алар 3 урын алдылар : 1 урын –  Шакирьянова Зиля, 2 урын – Ахметова Альбина, 3 урын – Мусифуллина Зиля. Бәйрәмне үткәрергә Миннебаев Фавил,  “Восток” магазины,  Бадертдинов Азамат, Зарипов Рәвис, Зарипов Рәфис, Зарипов Хамитян, Хәлимов Изаил, Набиев Ильшат, Миннебаев Фавис, Закиров Назиф, Кашапов Фагим, Гиздатов Фларит бик зур ярдәм күрсәттеләр. Уеннарга дөрес бәяне Зарипов Рәфис, Нуриев Шамил бирделәр. Балыкчылар арасында : 1)кем күп балык тота; 2)кем иң зур балык тота; 3)кем беренче бозны борау белән тишә диган ярышлар булды. Иң күп балык тотучы: 1урын- Тарасов Владимир; 2 урын-Яримов Шамил; 3 урын- Насыйров Б.М. Иң зур балык тотучы-Насыйров Б.М. Беренче борау белән боз тишүче-Закиров Айдар. Җиңүчеләргә, яшь һәм өлкән , хатын-кыз балыкчыларның һәрберсенә зур бүләкләр тапшырылды. Аркан тарту, гер күтәрү кебек уеннар уткәрелде, җиңүчеләр бүләкләнде. Сәхнәдән җыр –моң өзелмәде. Кайнар аш та оештырылган иде. Һәр килгән кешегэ пылау белән чәй такъдим ителде.  Пылауны Тангрибергенова Расиля белэн Администрация, клуб, ФАП эшчеләре эзерәлэделәр. Авылдашларын кайнар балык шулпасы белән Хаертдинов Тахир Һәм Шафиков Рузиль сыйладылар. Фазлыев Денис трактор белэн мэйданчыкны ачты. Аларга авылдашлары исеменнән зур рәхмәт, сезгә эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез. Авыл халкына һәм килгән кунакларга бәйрәм бик ошады, алар узләренең рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.